Казанның Балалар тимер юлында рәсемнәр бәйгесе дәвам итә

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

 

Казан шәһәренең Балалар тимер юлында 1 курс укучылары арасында рәсемнәр бәйгесе дәвам итә. Яшь тимерьюлчылар рәсемнәрен “Тимер юл балалар күзлегеннән” темасына ясыйлар. Иҗат өчен чикләүләр юк: киләчәккә юл, тимер юл транспорты тарихы һәм башкалар.

Бәйге нәтиҗәләре ноябрьдә уздырылачак Балалар тимер юлының Беренче курслар көнендә ясалачак. Бәйгедә катнашучылар өчен истәлекле китаплар әзерләнгән.

Мәгълүмат өчен: 2015-2016 уку елында беренче курста 10-12 яшьлек 320 бала укый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International