30 октябрьдән алып 2 ноябрьгә кадәр республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 137 очрагы ачыкланган

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

 

30 октябрьдән алып 2 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә 88 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 137 очрагы, 171 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1307 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Октябрьнең 31 көне эчендә республикада 406 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 58 кеше һәлак булган һәм 453 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Ноябрьнең 2 көне эчендә - 21 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 24 кеше төрле тән җәрәхәте алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International