10 ноябрьдә ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе яңа Казан-Воронеж-Казан маршруты ача.
Рейс атна саен пәнҗешәмбе көнне башкарылачак. Казаннан 13.30 сәгатьтә очып китә, Воронежга 15.00 төшә. Воронеждан һава судносы 16.00 оча, Казанда пассажирлар 17.30 булачаклар. Билет бәясе 1500 сумнан башлана.
Җәдвәл һәм бәяләр турында тулырак мәгълүмат авиакомпания кассаларында һәм түбәндәге телефон номерына шалтыратып белергә мөмкин: (843) 260-15-09.