Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен Казан-Кизнер һәм Кизнер-Казан шәһәр яны поездлары җәдвәле үзгәргән.
“Пионер – төбәк авиалинияләре” авиакомпаниясе (элекке “Аэросервис” авиакомпаниясе) 24 нче майда “Казан” халыкара аэропортыннан Россия юнәлешләре буенча биш яңа бюджет очышларына сату башлый.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 48 очрагы теркәлгән.
20-22 майда Татарстан Республикасы территориясендә 95 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 270 очрагы, 292 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1266 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
19 нчы майга мәгълүматлар буенча, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы территорияләрдән 6130,7 куб метр каты көнкүреш калдыклары җыелган. Санитар чистартуда көн саен 737 кеше һәм 213 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.
“Содружество” ААҖ 27 нче майда 07.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр шәһәр яны поездларында йөрү өчен 30% ташлама белән абонемент билетлар сатуны оештыра.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 80 очрагы теркәлгән.
Татарстан Республикасы территориясендә 17 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 78 очрагы, 65 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 466 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясе буенча йөрүче маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташу хокукына бәйге үткәрелде.
Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер һәм 7 халыкара рейслар. 2231 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2342 кеше килгән.