“Пионер – төбәк авиалинияләре” авиакомпаниясе (элекке “Аэросервис” авиакомпаниясе) 24 нче майда “Казан” халыкара аэропортыннан Россия юнәлешләре буенча биш яңа бюджет очышларына сату башлый.
2 нче июньнән “Казан” халыкара аэропорты һәм “Пионер – төбәк авиалинияләре”нең җәйге маршрутлар челтәрендә түбәндәге төбәк авиарейслары барлыкка киләчәк: Казан-Ижау, Казан-Волгоград, Казан-Краснодар, Казан-Симферополь һәм Казан-Минеральные Воды.
Очышлар Казаннан иң кыска маршрутлар буенча башкарыла, шуңа күрә “Пионер – төбәк авиалинияләре” рейсларына авиабилетлар бәясе уртача базар бәясеннән түбәнрәк. Мәсәлән, Ижауга билетны бары тик 1490 сумга сатып алырга була, ә герой-шәһәр Волгоградка бер якка билет бәясе 3790 сумнан башлана. Минеральные Воды һәм Краснодарга тарифлар 5419 сумнан башлана, Симферопольгә бер якка 6180 сумнан алып. Авиабилетларны тагын да арзанрак бәягә партнерлар сайты poedem.ru аша сатып алырга мөмкин. Экономия уртача 500-800 сум тәшкил итәчәк, яисә авиабилет өчен бер якка 20-30%. Шулай ук билетларны шәһәрнең теләсә кайсы авиакассасында сатып алырга мөмкин.
Яңа рейсларны ачу яңа маршрут челтәрен формалаштыру кысаларында башкарыла. Максаты - Идел буе шәһәрләре белән Россиянең көньяктагы шәһәрләрен, 30 ел элек булганча, ел дәверендә даими рәвештә авиарейслар белән тоташтыру.