Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 82 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53, 48 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 56,17 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер һәм 7 халыкара рейслар. 2231 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2342 кеше килгән.
19 нчы майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +18 - +23 гр.