Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 48 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,44 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 55,29 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 53 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер һәм 8 халыкара рейслар. 2790 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2139 кеше килгән.
23 нче майда республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яшенле яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан тизлеге секундына 5-13 метр. Температура: +18 - +23 гр.