Пассажирлар уңайлыгы өчен “Ижау-Чур-Ижау” шәһәр яны поездлары билгеләнә.
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер һәм 11 халыкара рейслар. 2103 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2076 кеше килгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 28 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 70 очрагы, 54 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 101 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
27 май көнне 11 дән 13 сәгатькә кадәр Казан-1 шәһәр яны вокзалы бинасында һәм Казан-2 тимер юл вокзалында Пассажирлар көне үткәрелә.
“Оренбуржье” авиакомпаниясе 7 нче июньдә “Бегишево” халыкара аэропортыннан яңа Түбән Кама-Самара маршрутын ача.
Кичә Түбән Камада Трамвайлар парады узды. Парадта дүрт яңа вагон презентацияләнде.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 33 очрагы теркәлгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 34 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 78 очрагы, 104 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 519 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Узган шимбәдә “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе кысаларында Урман массивларын чүптән чистарту көне узды.
Ябык Княжиха-Шумерля аралыгында урта юллар буенча эшләр үткәрү өчен 22 нче майдан 25 нче майга кадәр, 27 нче майдан 30 нчы майга кадәр, 1 нче июньнән 4 нче июньгә кадәр, 5 нче июньнән 9 нчы июньгә кадәр 6502 нче номерлы Канаш-Чабаксар поездының хәрәкәт җәдвәле үзгәртелгән.