Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 80 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,49 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 56,05 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер һәм 13 халыкара рейслар. 1525 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2746 кеше килгән.
20 нче майда республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен, җил көньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 8-13 метр, урыны белән тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Температура: +18 - +23 гр.