20-22 майда республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 270 очрагы ачыкланган

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

20-22 майда Татарстан Республикасы территориясендә 95 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 270 очрагы, 292 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1266 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Майның 22 көне эчендә республикада 239 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 26 кеше һәлак булган һәм 263 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International