“Содружество” ААҖ электричкаларда йөрү өчен 30% ташлама белән абонемент билетлар тәкъдим итә

2016 елның 20 мае, җомга

 

“Содружество” ААҖ 27 нче майда 07.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр  шәһәр яны поездларында йөрү өчен 30% ташлама белән  абонемент билетлар сатуны оештыра. Билетларны “Казан” тимер юл вокзалының шәһәр яны бинасында,  Юдино, Васильево, Зөя, М. Әмәт, Компрессор, Чабаксар, Ижевск, Сарапул станцияләрендә һәм 804 нче км тукталыш мәйданчыгында алырга мөмкин булачак.

Бу көнне ташлама белән абонемент билетларның түбәндәге төрләрен рәсмиләштерергә мөмкин: “Корпоративный”, “Мне в столицу”, “Молодежный”, “Городской”, “Два берега”, шулай ук яңа төрләр – “Дачный на Запад”, “Дачный на Восток”, “Удачный”. Шулай ук, абонемент билетны сатып алганда бүләккә смарт-карта алу мөмкинлеге дә бар.

Тулырак мәгълүмат алу өчен “Содружество” ААҖ билет кассаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International