Экологик икеайлык башланганнан бирле төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары яныннан 6130 куб метрдан артык чүп-чар җыелган

2016 елның 20 мае, җомга

 

Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чүп-чардан чистарту буенча санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Икеайлык кысаларында автомобиль юлларының, ясалма корылмаларның һәм “РТЮ” ААҖ предприятиеләре янындагы территорияләрнең санитар-экологик хәлен яхшырту буенча чаралар планлаштырылган.

 

19 нчы майга мәгълүматлар буенча, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы территорияләрдән 6130,7 куб метр каты көнкүреш калдыклары җыелган. Санитар чистартуда көн саен 737 кеше һәм 213 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

 

Федераль әһәмияткә ия автомобиль юллары яныннан 2723 куб метр чуп-чар җыеп алынган, көн саен 119 кеше һәм 41 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

 

Икеайлык башланганнан бирле “Татфлот” СК җәмгыятеннән беркетелгән территорияләрне санитар чистартуда 700 кеше катнашкан. Алар 8 тонна көнкүреш калдыклары җыйган, чүп-чар җыю өчен 3 контейнер мәйданчыгы ремонтланган һәм буялган.

 

Горький тимер юлы Казан территориаль идарәсе полигонында урнашкан бүлекчәләрнең территорияләрен чистартуны һәм төзекләндерүне оештырган. Тимер юлына бүлеп бирелгән полосаның жыештырылган мәйданы 4969,0 кв.м тәшкил иткән. Санитар чистарту һәм төзекләндерүдә 3834 кеше катнашкан,  700 куб метрдан артык күп-чар көнкүреш калдыклары полигоннарына ташылган.

 

“Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ мәгълүматы буенча, үткәрелгән тикшерүләр барышында чүп-чар белән эш иткәндә санитар-экологик таләпләрне бозулар ачыкланган. Нәтиҗәдә, административ хокук бозулар турында 30 физик затка актлар һәм беркетмәләр төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International