Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 110 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 20 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 257 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 184.

 

Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 14 халыкара рейслар. 2089 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2016 кеше килгән.

 

21 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, кайбер районнарда буран, җил көнбатыштын. Температура: -3 - -8 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International