Түбән Кама буенча яңа ел трамвае йөри башлады

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Иске традиция буенча Түбән Кама буенча, яшь пассажирларны һәм аларның әти-әниләрен шатландырып, яңа ел трамвае йөри башлады.

“Горэлектротранспорт” предприятиесе трамвайдагы беренче әкияти тамашаны, гадәттәгечә, хәйрия акциясе итеп үткәрә. “Ата-аналар һәм инвалид балаларны тәрбиягә алучылар ассоциациясе” Түбән Кама район һәм шәһәр иҗтимагый оешмасыннан балалар бәйрәм трамваеның беренче пассажирлары булдылар. Нәкъ менә аларга яңа ел сезонын ачып җибәрү һәм предприятиенең инициативалы иҗади төркеме әзерләнгән әкияти тамашаны беренчеләрдән булып күрү мөмкинлеге бирелде. Уеннар, җырлар, биюләр һәм бүләкләр – балаларга бу бәйрәм шулай истә калачак.

Шулай итеп, Түбән Камада транспорттагы яңа ел спектакльләре сезоны ачылды. Яңа ел бәйрәмнәрендә меңнән артык малайлар һәм кызлар әкияти трамвайда йөри алачаклар һәм “Горэлектротранспорт” хезмәткәрләре чын күңелдән әзерләгән тамашаны  үз күзләре белән күрәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International