“Содружество” шәһәр яны компаниясе 10 миллионынчы пассажирны сайлаячак

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

 

Россия тимер юлларында 2016 нчы ел “Пассажирлар елы” дип игълан ителде. “Содружество” шәһәр яны компаниясе пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән чаралар кысаларында “10 миллионынчы пассажир” акциясе уздырачак.

Маркетинг буенча белгечләр исәпләп чыгарганча, компания буенча тәүлеккә пассажирлар агымы якынча 25 000 кеше тәшкил итә. 10 миллионынчы пассажир 23 декабрьдә Нократ Аланы станциясендә билгеләнәчәк. Бу исемнең иясенә абонемент билеты алуга сертификат тапшырылачак. Шулай ук барлык бәйрәмгә килүчеләрне иҗат коллективлары катнашында күңелле тамаша көтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International