19-20 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 20 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 64 очрагы, 68 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 642 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Декабрьнең 20 көне эчендә республикада 281 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 29 кеше һәлак булган һәм 343 кеше төрле тән җәрәхәте алган.