Үткән тәүлектә республикада 10 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 9 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 20 очрагы, 64 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 334 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Декабрьнең 21 көне эчендә республикада 291 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 30 кеше һәлак булган һәм 354 кеше төрле тән җәрәхәте алган.