Royal flight авиакомпаниясе 22 гыйнвардан Казан-Дубай маршруты буенча чартер рейсларын гамәлгә кертә (Аль-Мактум халыкара аэропорты).
Очышлар 189 урынлы уңайлы Boeing 737-800 һава судноларында 2017 нче елның март ахырына кадәр башкарылачак. Түбәндәге җәдвәл билгеләнгән: лайнер һәр якшәмбе көнне 22.10 сәгатьтә Аль-Мактум аэропортыннан очып китә һәм Казанга 02.30 сәгатьтә килә; Казаннан 04.00 сәгатьтә оча, Дубайга 10.05 сәгатьтә төшә. БГӘндәге вакыт Мәскәүнекеннән бер сәгатькә алдарак.
Исегезгә төшерәбез, кышкы навигация чорында Әмирлеккә рейсларны Flydubai һәм “Уральские авиалинии” авиакомпанияләре дә башкара.