Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 24 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 550 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 400.
Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 16 халыкара рейслар. 2584 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2558 кеше килгән.
20 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяктан. Температура: -25 - -30 градус.