Татарстанның транспорт комплексы предприятиеләрендә производство травмалары торышы каралды

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә агымдагы елның 5 аенда производство травмаларының торышын карадылар. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасында баш дәүләт хезмәт инспекторы Рөстәм Галәвов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов, республиканың транспорт комплексы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәтне саклау белгечләре катнашты.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сүзләренчә, куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү һәм производствода бәхетсезлек очракларын кисәтү мәсьәләсе элеккечә кискен кала. Транспорт комплексы предприятиеләрендә производство травмалары статистикасы үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очракларының 3 тапкырга артуын күрсәтә. 2018 елның 5 аенда үлем белән тәмамланган 2 очрак булса, агымдагы елның шушы ук чорында 6 кеше һәлак булган. Бәхетсезлек очракларының сәбәпләрен анализлау аларның ешрак юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә килеп чыгуын күрсәтә: хисап чорында зыян күргән 11 кешенең 9ы юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

Производство травматизмы динамикасы ел саен бәхетсезлек очраклары булуын күрсәтә, аларның сәбәпләре - автомобиль юлларын төзү һәм ремонтлау белән шөгыльләнүче юл оешмалары хезмәткәрләренә бәрелү. Хисап атнасында гына да республика автомобиль юлларында 9 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шуларның 5се - май аенда. Аларның төп сәбәпләре - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, исерек хәлдә булу, эш урыннарында хезмәт шартларын үтәмәү һ. б.

А. Чукин билгеләп үткәнчә, Татарстанда автомобиль юлларын төзүнең һәм реконструкцияләүнең югары темпларын исәпкә алып, юл эшләре бары тик хезмәтне саклау кагыйдәләре нигезендә башкарылырга тиеш.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклау өлкәсендәге эшне яхшырту өчен 2019 елга Хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту буенча чаралар планы расланды. Шулай ук медицина тикшерүләре, куркынычсыз эш ысулларына өйрәтү, хезмәтне саклау буенча инструктажлар, стажировка узу, хезмәтне саклау таләпләрен белүне тикшерү һәм хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрелә.

«Сакчыл җитештерү» проекты кысаларында махсус программалар эшләнә. Алар пассажирларның уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, хезмәт нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Хезмәткәрләрнең куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү өчен эш урыннарында видеокүзәтү урнаштырыла, объектларны комплекслы тикшерүләр үткәрелә.

Артем Чукин предприятие җитәкчеләренә хезмәтне саклау эшен көчәйтергә, хезмәт процессының куркынычсызлык таләпләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә, юл эшләрен башкару урыннарында хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклау торышын кисәтүне тәэмин итәргә тәкъдим итте.

Киңәшмә барышында 2018 ел нәтиҗәләре буенча республиканың транспорт комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оештырылган эш смотр-конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

«100 кадәр хезмәткәре булган хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы юл хуҗалыгы оешмасы» номинациясендә 1 урын «Чистопольский автодор» ҖЧҖ, 2 урын - «РусРемСтрой» ҖЧҖ, 3 урын - «Строительная организация «Тозелеш» ҖЧҖ.

«500 кадәр хезмәткәре булган хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы юл хуҗалыгы оешмасы» номинациясендә 1 урын «Татнефтедор» ҖЧҖнең Азнакай УАДына бирелде, 2 - «Татнефтедор» ҖЧҖ Бөгелмә УАДы, 3 - «Татнефтедор» ҖЧҖ Нурлат УАДы.

«500 кадәр хезмәткәре булган хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы транспорт оешмасы» номинациясендә 1 урын «Горэлектротранспорт» МУП (Түбән Кама шәһәре), 2 урын «Промжелдортранс - Сервис» ҖЧҖ бирелде.

«500 артык хезмәткәре булган хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы транспорт оешмасы» номинациясендә «Түбән Кама ПАТП» ҖЧҖ җиңүче дип танылды.

«Хезмәтне саклау өлкәсендә эшләрне сыйфатлы һәм оператив башкарган өчен» дипломы белән «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүләкләнде.

«Имин шартлар булдыру һәм хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма» дипломы Зәйнең «Татнефтедор» ҖЧҖ УАДына тапшырылды.

«Имин шартлар булдыру һәм хезмәтне саклау буенча иң яхшы акционерлык җәмгыяте» номинациясендә «Казан» халыкара аэропорты» АҖ җиңүче дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International