29 июньнән автобусларда пассажирлар йөртү буенча лицензиясез эшчәнлек тыела

2019 елның 11 июне, сишәмбе

2019 елның 1 мартында «Россия Федерациясенең аерым закон актларына автобусларда пассажирлар йөртү һәм башка затларны ташу эшчәнлеген лицензияләүне камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон үз көченә керде.  Аның нигезендә пассажирларны һәм башка затларны автобуслар белән йөртү эшчәнлеге лицензияләнергә тиеш. Лицензиясез янгыннан саклау, ашыгыч медицина ярдәме, полиция, авария-коткару хезмәтләре, хәрби автомобиль инспекциясе, куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә башкарма хакимиятнең федераль органы, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре, Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының тикшерү органнары хезмәткәрләрен ташу гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы территориясендә хәзер 17556 автобус теркәлгән. Шуларның 11904 - предприятиеләр һәм оешмаларныкы, 5652 - физик затларныкы. Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең дәүләт автомобиль юлы күзәтчелеге Урта Идел төбәкара идарәсе мәгълүматлары буенча, 2019 елның 11 июнендә 314 гариза кабул ителгән (шуларның 152се - элекке лицензиатлар), 281 лицензия бирелгән, 5017 автобус реестрга кертелгән. Лицензия алу процедурасын узган кешеләр саны 50% ка җитә. Пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче 73 хуҗалык итүче субъектка мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде. 2019 елның 29 июненнән реестрга кертелмәгән автобусларны эксплуатацияләү тыелуны исәпкә алып, республикада лицензияләү процедурасы белән мондый хәл җитди борчылу тудыра.

Исегезгә төшерәбез, әлеге хокук бозу өчен РФ КоАП 14.1.2 статьясы буенча гражданнарга һәм вазыйфаи затларга 50 000 сум, шәхси эшмәкәрләргә 100 000 сум, юридик затларга 400 000 сум күләмендә административ штраф салына. Лицензия кабат булмаганда шул ук штрафлар билгеләнә, әмма транспорт чарасын конфискацияләү яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору карала.

Пассажирлар һәм башка затларны йөртү буенча эшчәнлекне лицензияләү турында тулырак мәгълүмат Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең дәүләт автомобиль юлы күзәтчелеге Урта Идел төбәкара идарәсе рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International