Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 156 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 30 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5095 кеше килгән, 5199 пассажир киткән.

Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, 3 см га арткан һәм 52,36 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,26 м, 3 см га арткан.

11 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында секундына 15-20 метр. Температура: 25-30 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International