ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Халыкара светофор көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм юлларда иң танылган куркынычсызлык символларының берсенә багышланган.

Автомобиль юллары идарәсе башлыгы Кәрим Нурмөхәммәтов Татарстан Республикасы Идарәче кадрлар резервына конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүче булды.


4
август, 2025 ел
дүшәмбе

3 августта Юдино станциясе Татарстан башкаласында тимер юлчылар көнен бәйрәм итү үзәгенә әверелде.

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Актаныш муниципаль районында төбәк автомобиль юлларын йөреп чыкты. Анда шулай ук район башлыклары, «Главтатдортранс» ДКУ һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.

Татарстан башкаласында Хөсәен Ямашев проспектына (Адоратский урамыннан алып Яңа Савин районында өченче транспорт дамбасына кадәр аралыкта) 0,3 км озынлыкта һәм 5 полоса киңлектә капиталь ремонт ясалды. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылды.

2025 елда Казан – Йошкар-Ола маршрутында йөз меңенче пассажир Марий Эл башкаласында яшәүче Илья Мочалов булды. Егет еш кына шәһәр яны поездларыннан Казанга барып кайту өчен файдалана, сәфәрнең тизлеген һәм онлайн-билетлар алу мөмкинлеген яхшы булуны билгеләп үтә.


3
август, 2025 ел
якшәмбе

Тимер юл транспорты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм!


1
август, 2025 ел
җомга

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 1 августтан 6751/6753 Казан – Ульяновск һәм 6749 Казан - Борындык шәһәр яны поездларына Студенцы тукталышлары кертелде. Буа станциясеннән Цильна станциясенә кадәр участокта поезд үзгәртелгән расписание буенча барачак.

Тимер юлчылар көне алдыннан хатын-кыз машинист ярдәмчесе Юлия Усманова Казан моторвагон депосында эшли башлады һәм Казан – Аэропорт маршруты буенча мөстәкыйль рейс ясады. Ул Татарстан башкаласында мондый вазыйфада беренче хатын-кыз булды.

Горький магистрале хезмәткәрләре 2025 елның 1 августыннан 3 августына кадәр Казанда Тимер юлчылар көненә багышланган бәйрәм чаралары оештыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International