Татарстан башкаласында Болак аша күперне ремонтлау тәмамлануга якынлаша

2025 елның 10 октябре, җомга

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Вахитов районында К.Нәҗми урамында Болак аша күпер (Романов күпере) ремонтлана.

Күпернең озынлыгы 32 метр тәшкил итә. Пролет төзелеше конструкциясе диафрагмалар белән берләштерелгән 14 тимер-бетон балкадан тора. Исәпләнгән йөкләнеш - Н-18, НГ - 60.

Объектта пролет төзелеше, габионнардан терәк диварлар, күперне өем белән тоташтыру, деформацияле җөйләр һәм күпер өслеге буенча чаралар гамәлгә ашырылды. Моннан тыш, күпернең кырый һәм арадаш терәкләрен, күпергә якын килү юлларын ремонтлау, шулай ук күпернең конусларын матрац-габион конструкцияләр белән ныгыту, янәшәдәге территорияне төзекләндерү һәм җирләрне рекультивацияләү эшләре башкарылган.

Эшләрне төгәлләү өчен күпернең аскы өлешендә буяу эшләрен башкарасы калды. Дәүләт контракты буенча төзелеш-монтаж эшләрен төгәлләү срогы - 20.11.2025 ел.

Эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ДКУ, генпроектировщигы - «ДСК ПРОЕКТ» ҖЧҖ, генподрядчысы - «Волга-Автодор» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International