ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында 4,6 - 5,6 км участогында 0,9 км озынлыктагы, III техник категорияле Мамадыш шәһәрен урап узучы автомобиль юлы ремонтлана.


2
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Казан - Боровое Мотюшино юлындагы Жиркомбинат һәм Усад авылы җәмәгать транспорты тукталышы арасында күпер төзү, 197 нче "Казан – Г. Тукай ис. Казан Халыкара аэропорты" маршруты буенча хезмәт күрсәтү мөрәҗәгатьләре каралды.

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов юл-транспорт тармагын цифрлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда «Главтатдортранс» ДКУ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Транспорт корылмалары институты, Татарстан Республикасы буенча дәүләт автодорнадзоры, юл оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.


1
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш визиты белән Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында булды. Министр район башлыгы Айрат Фәтхуллин белән берлектә республика программасы буенча ремонтланган Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбен ачуда катнашты.


29
август, 2025 ел
җомга

Горький тимер юлының вокзал комплексларына килүчеләр махсус фандоматлар ярдәмендә 2025 елның гыйнвар-июлендә 200 меңгә якын пластик шешә һәм гомуми авырлыгы 8 тоннага якын булган 41 мең алюминий банка эшкәртүгә җибәргәннәр.

Azur air авиакомпаниясе сентябрь башында Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортыннан Анталияга очышлар ешлыгын арттырачак.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында 7,9 – 11,2 км участогында озынлыгы 3,3 км һәм машина йөрү өлеше киңлеге 7 метр булган «Әгерҗе - Кызыл Бор» автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде.


28
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан белән Ингушетия Республикасы башкаласы Магас арасында яңа даими рейслар башкара башлаячак. Беренче рейс 2025 елның 7 октябренә планлаштырылган һәм атнага бер тапкыр сишәмбе көнне башкарылачак.


27
август, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча «Казан – Ульяновск» - Соболевское - Чулпаниха автомобиль юлына 6,1 - 8,1 км участогында капиталь ремонт ясала. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 2 км тәшкил итә.


26
август, 2025 ел
сишәмбе

«Казан Экспо» үзәгендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2025 кысаларында юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча утырыш узды. Утырышның модераторы ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов булды. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, Татарстан Республикасының нефть-газ химиясе, юл предприятиеләре, уку йортлары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International