28 августтан Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Чирмешән авылын урап узучы гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге автомобиль юлы буйлап транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Чикләү автомобиль юлына капиталь ремонт ясау белән бәйле.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә катнаша.
Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 7,3 - 9,3 км участогында Болгар – Танкеевка автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнгән, аның озынлыгы 2 км, киңлеге- 7 метр.
Sky Vision Airlines Мисыр ташучысы Казаннан Шарм-эш-Шейхка туры авиарейслар ача. Беренче очышлар 27 августта ук булыр дип планлаштырыла. Пассажирларны 189 утыру урынына исәпләнгән Boeing 737 самолетлары йөртәчәк.
Татарстан Республикасында быел шәһәр агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын урнаштыру буенча чаралар төгәлләнде. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылды. Барлыгы 19 светофор объекты модернизацияләнгән. Финанслауның гомуми суммасы 122 млн сумнан артык, шуның 97 млн сумы - федераль бюджеттан.
Бу көздә Nordwind Airlines очыш программасына «Казан - Сургут» маршруты буенча турыдан-туры даими рейс өстәләчәк. Очышлар «Икар» авиакомпаниясе белән берлектә 110 пассажир сыйдырышлы уңайлы Эмбраер 190 очкычында башкарылачак.
Татарстан Республикасы чикләрендә Горький тимер юлында йөрүче шәһәр яны поездларыннан 2025 елның гыйнвар-июлендә якынча 3,8 млн кеше файдаланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,5% ка күбрәк.
«РОСТКИ» Халыкара форумы кысаларында «Дәүләт идарәсен һәм икътисадны үстерүдә коррупциягә каршы сәясәтнең роле» секциясе утырышы булды. Оештыручылар - Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы инветицион үсеш агентлыгы. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Резеда Хәбибуллина катнашты.
Бүген «Казан Экспо» үзәгендә III Халыкара РОСТКИ форумы кысаларында «Россия-Кытай: тотрыклы партнерлык нигезе буларак логистик бәйләнеш» темасына сессия узды. Сессиядә Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе, Россия Федерациясе Президентының транспорт өлкәсендә халыкара хезмәттәшлеге буенча махсус вәкиле Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Кытай халыкара суднолар йөрү-контейнер корпорациясе» АҖ вәкиллеге башлыгы Тан Цзянь әфәнде һәм башкалар катнашты.
Бүген "Казан Экспо" үзәгендә "РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек" III Халыкара форумы һәм Russia China Expo күргәзмә экспозициясе ачылды.