«Кыш Бабай поезды» 2025/2026 елгы кышкы сезонда Горький тимер юлы чикләрендәге 7 эре шәһәрдә тукталачак. Тематик состав Казанда 22 декабрьдә тукталачак.
Быел Әкият составы инде бөтен Россия буйлап бишенче сәяхәткә чыгачак. Ул 19 ноябрьдә Владивостокта башланачак һәм 11 гыйнварда Бөек Устюгта тәмамланачак. Поезд барлыгы 20 мең км узачак һәм Ерак Көнчыгышның, Себернең, Уралның, Төньякның һәм илнең Европа өлешендәге 70 шәһәрендә булачак.
«Кыш Бабай поезды» туктаган һәр шәһәрдә вокзалга килүчеләрне артистлар катнашында балалар анимация программасы көтә, ул кышкы әкият атмосферасына чумарга мөмкинлек бирәчәк. Зур шәһәрләрдә күчмә резиденциягә яисә курчак театрына бару мөмкинлеге каралган (билетта күрсәтелгән вакытка туры китереп алдан сатып алынган билетлар буенча).
Кыш Бабай поездының маршруты белән җентекләп танышырга һәм билетларны сайтта алырга мөмкин. Резиденциягә һәм курчак театрына билетлар сату Мәскәү вакыты белән 9:00 сәгать поезд шәһәргә килергә 30 көн кала ачылачак.