ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы «АРКОНА» компаниясе белән берлектә республика халкына транспорт хезмәте күрсәтүнең төбәк комплекслы планын эшләү буенча фәнни-тикшеренү эшләре алып бара.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында Потапово - Томбарла - Татар Кандызы автомобиль юлының 5,0 - 7,4 км участогы ремонтланды. Ремонтланган участокның озынлыгы 2,412 км тәшкил иткән.

«Феско Казан Шатл» даими сервисы кысаларында йөрүче йөзенче контейнер поезды Ерак Көнчыгыштан Горький тимер юлының Тихорецкая станциясенең терминал-логистика үзәгенә килде. Проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм FESCO транспорт төркеме белән берлектә «Россия тимер юллары» ААҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла.


5
сентябрь, 2025 ел
җомга

Kazan Digital Week-2025 Халыкара форумы кысаларында Казанның төп җитештерү һәм фәнни объектларына техник визитлар сериясе үткәрелә.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы (Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы Кодексының 5.9, 7.6, 8.3 статьялары нигезендә) региональ әһәмияттәге түләүле автомобиль юлларда йөрү өчен түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту функциясен башкара.

Дропперлар яки дроплар - мошенниклар урлаган акчаларны кулга алуда катнашкан кешеләр. Җинаятьчеләр аларны эзләрен каплар өчен файдаланалар: бер картадан икенчесенә ниндидер сумманы күчерүне, акчаны алып, курьерга тапшыруны яки акчаны чит кешенең счетына салуны сорыйлар.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында 14,2 – 15,8 км һәм 31,5 – 33,1 км участокларында «Чистай – Аксубай – Нурлат» автомобиль юлы ремонтланды. Ремонтлана торган участокларның озынлыгы 3,1 км, юлның киңлеге 7 метр тәшкил иткән.


4
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыга 50 яңа пассажир автобусыннан торган чираттагы партияне тапшыру тантанасында катнашты.


3
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов муниципалитет башлыгы Дмитрий Иванов белән берлектә районда юл тармагын үстерү турында киңәшмә үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында автомобиль юлларын карады. Чарада шулай ук муниципалитет башлыгы Сергей Демидов, «Главтатдортранс» ДКУ һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International