Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында хәмер кулланган килеш транспорт чаралары белән идарә итүне профилактикалау турында матбугат конференциясе һәм «Твоя мера - 0 промилле» масштаблы социаль кампаниясен тәкъдир итү булды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының автомобиль юллары идарәсе башлыгы Кәрим Нурмөхәммәтов катнашты.
Автомобиль юллары идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, хәмер кулланган килеш машина йөртү проблемасы – хакимиятнең, бизнесның һәм җәмгыятьнең барлык дәрәҗәләрендәге көчләрне берләштерүне таләп итә торган гомуммилли чакыру: «Юлларда үз-үзеңне тотуның яңа культурасын формалаштыру буенча системалы тәрбия һәм агарту эше кирәк».
Спикер шулай ук ассызыклаганча, юл хәрәкәте иминлеге – инфраструктура төп элементларның берсе булган комплекс. "Безнең бурыч - юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркынычларны киметә торган заманча, куркынычсыз һәм уңайлы юллар булдыру. Бу җәһәттән юл эшләре программасы шактый киң. Ел саен без инфраструктурабызның иминлеге өстендә эшлибез», - дип сөйләде Кәрим Нурмөхәммәтов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 1700 км дан артык автомобиль юлы, 4 мең погон метр күперләр норматив хәлгә китерелгән. «Юл билгеләре, ясалма тигезсезлекләр урнаштыру, юл билгеләрен, барьер киртәләрен торгызу һ.б. комплекслы алым кулланылды. Болар барысы да юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлегенә йогынты ясый», - дип билгеләп үтте спикер. - "Без шундый ук алымны «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектында да сакладык. Безнең өчен күрсәткечләр билгеләнде: 2030 елга безгә региональ әһәмияттәге юлларның норматив торышының 60% тәэмин итәргә һәм Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләре юлларының, шулай ук республика автомобиль юлларының терәк челтәренең торышын 85% дәрәҗәсендә сакларга кирәк».
"Узган ел төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары өлешендә без транспорт агымнарын юлларның беренче техник категориясенә бүлү эшен төгәлләдек. Бу туры һәм кире юнәлештә икешәр хәрәкәт полосасы булган юллар. Әлеге чара шулай ук хәрәкәт куркынычсызлыгы күрсәткечләренә уңай йогынты ясаячак», - дип сөйләде Кәрим Нурмөхәммәтов
"Без аңлыйбыз, юллар төзү һәм карап тоту – эшнең бер ягы гына. Икенчесе - юл хәрәкәтендә җаваплы катнашучы тәрбияләү. Татарстанның имин юллары - сыйфатлы өслек һәм заманча юл чишелешләре генә түгел, ә аек, тәртипле машина йөртүчеләр дә", - дип йомгаклады автомобиль юллары идарәсе башлыгы.