«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында «Лениногорск – Чирмешән» автомобиль юлының 77,5 км участогында инеш аша күпер реконструкцияләнә.
Юл үткәргечнең озынлыгы 24,16 м. Пролет төзелеше конструкциясе - тимер-бетоннан, исәпләнгән йөкләнеш - А-14, Н-14.
Объектта терәкләр төзү, пролет төзелешен монтажлау, деформацияле җөйләр, күпер өслеге һәм су агызу буенча һ.б. эшләр башкарылган.
Күперчеләргә су агызу лотокларын, яңгыр суларын чистарту корылмаларын урнаштыру, күпер өемендәге конусларны матрац-габион конструкцияләр белән ныгыту, шулай ук җирләрне рекультивацияләү буенча чаралар күрергә кирәк булачак.
Транзит автотранспорт күперне реконструкцияләгәндә су үткәргеч торбалар куелган вакытлыча урап узу юлы аша үтә. Реконструкция тәмамланганнан соң, вакытлыча урау юлны сүтәләр.
Эшләрнең заказчысы – «Главтатдортранс» ДКУ, генераль проектлаучысы – «СпецДорПроект» ҖЧҖ, генераль подрядчысы - «Мостовик»ҖЧҖ. Дәүләт контракты буенча төзелеш-монтаж эшләрен төгәлләү срогы 2026 елның декабрь ахырына планлаштырылган.