Электрон транспорт накладнойларын (ЭТрН) мәҗбүри файдалануга алдан ук күчү кирәклеге турында исегезгә төшерәбез

2025 елның 7 ноябре, җомга

2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә торган 07.06.2025 № 140-ФЗ Федераль законы нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә, без барлык транспорт һәм логистика компанияләренә ЭТрНны мәҗбүри файдалануга күчүгә алдан әзерләнергә киңәш белән мөрәҗәгать итәбез.

Әлеге закон йөк ташуның үтә күренмәлелеген, оперативлыгын һәм нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән транспорт тармагын цифрлы трансформацияләүдә әһәмиятле адым булып тора.

Кәгазь документлардан электрон форматка күчү бизнеска күп өстенлекләр бирә:

- Чыгымнарны киметү: компанияләр кәгазь документларны бастыруда, саклауда һәм почта аша җибәрүдә шактый экономияләргә мөмкин.
- Вакытны экономияләү: ташуда катнашучыларның барысы (йөк җибәрүче, ташучы, йөк алучы) арасында накладнойларны рәсмиләштерү, имзалау һәм алмашу процессы берничә көннән берничә минутка кадәр кыскара.
- Мәгълүматларның ышанычлылыгын һәм сакланышын арттыру: электрон документ квалификацияле электрон имза белән якланган, бу исә ялган мәгълүмат ясау һәм аны югалту куркынычын булдырмый.
- Документлар әйләнешен тизләтү: документларның бөтен хәрәкәт чылбыры максималь үтә күренмәле һәм идарә ителә торган була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанның кайбер предприятиеләре ЭТрН технологиясен уңышлы гамәлгә керттеләр һәм аның нәтиҗәлелеген бәяләделәр. Мондый уңышлы күчешнең мисалы булып «ТД Вамин Татарстан» ҖЧҖ һәм «Такском» компаниясе хезмәттәшлеге тора. Уртак проект нәтиҗәсендә электрон транспорт накладнойларын турыдан — туры гадәти исәпкә алу системасында - «1С» программасында булдыру мөмкинлеге гамәлгә ашырылды, бу процессны шактый гадиләштерде һәм гамәлгә кертүгә чыгымнарны киметте.

Уңышлы күчү өчен:

1. Россия цифрлар министрлыгы аккредитацияләгән электрон документ әйләнеше операторын сайларга.
2. Хезмәткәрләрне квалификацияле электрон имзалар белән тәэмин итәргә.
3. ЭТрН технологиясен үз исәп системасына интеграцияләргә яки оператор веб-кабинетын кулланырга.
4. Хезмәткәрләрне электрон накладнойлар белән эшләргә эчке өйрәтү үткәрергә.

Электрон транспорт накладноеннан файдалану - закон таләпләрен үтәү генә түгел, ә Татарстан Республикасының заманча, технологик һәм нәтиҗәле логистика инфраструктурасын үстерүгә дә мөһим өлеш кертү ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International