Бүген Мөслим районында ремонттан соң күпер ачу тантанасы булды

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча «Актаныш – Мөслим» автомобиль юлының 87+334 км участогында Ык елгасы аша күпер ремонтланды.

Күпернең озынлыгы 229,8 метр тәшкил итә. Пролет төзелеше конструкциясе - корыч-тимербетоннан, исәпләнгән йөкләнеш - А11, Н11.

Объектта булган күпер конструкцияләрен өлешчә демонтажлау, пролет төзелешенең төп баганаларын ремонтлау, пролет төзелешенең монолит плитәсен, күпер өслеген урнаштыру, күперне якын килү юллары һәм деформацияле җөйләр белән тоташтыру чаралары гамәлгә ашырылды. Моннан тыш, чистарту корылмаларын һәм су агызу лотокларын кору, конусларны һәм тау битләрен монолит тимер-бетон белән ныгыту, терәкләрне ремонтлау һәм җирләрне рекультивацияләү эшләре башкарылды.

Эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ДКУ, генераль проектлаучысы - «МОСТПРОЕКТСТРОЙ» ҖЧҖ, генераль подрядчысы - «ТР күперләре» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International