Red Wings авиакомпаниясе 2022 елның маенда Казаннан Анапа, Геленджик һәм Симферополь шәһәрләренә очкычлар җибәрә башлый.
Пассажирларның күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча 17 февральдән башлап 804 нче чакрым тукталышында өстәмә поезд тукталышы кертелә.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында республикада 90 чакрымнан артык автомобиль юллларын норматив хәлгә китерү планлаштырыла.
Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 483 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 230 машина хезмәт күрсәтте. 278 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 6 мең тонна тоз һәм 2 мең тонна тоз эремәсе тотылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәрендә, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм милли юл проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елда Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан Восход һәм Энергетиклар урамында төзекләндерү эшләре узачак.
9 февральдән федераль ташламаларга ия гражданнарга (инвалидлар, ветераннар, радиациягә дучар булучылар) "Россия тимер юллары Пассажирларга" мобиль кушымтасында (iOS һәм Android) шәһәрара поездларга түләүсез билетлар алу мөмкинлеге тудырылды.
Татарстан аэропорты "Россиянең һава капкалары" милли премиясе кысаларында җиңү яулады.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты «Россиянең һава капкалары» VIII Милли премиясенә «Иң яхшы 2021ел аэропорты» номинациясендә җиңүгә лаек булды.
14 февральдән күпсанлы пассажирларның мөрәҗәгате буенча 6321 нче номерлы Казан - Паратск поезды маршруты яңадан торгызыла. Казан станциясеннән поезд 05:49 сәгатьтә кузгала, Паратск станциясенә 07:02 сәг. килә.