Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәрендә, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм республиканың төп министрлык вәкилләре дә катнаша.
Эш сәфәренең төп максаты - «Түбән Кама муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары турында» Түбән Кама муниципаль районы Советы һәм Түбән Кама шәһәр Советы утырышында катнашу.