"Бигеш" аэропорты "Россиянең һава капкалары" милли премиясенең көмеш призеры булды

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Татарстан аэропорты "Россиянең һава капкалары" милли премиясе кысаларында җиңү яулады.

«Иң яхшы аэропорт 2021» номинациясендә Татарстанның Николай Лемаев исемендәге "Бигеш" аэропорты көмеш призер булды.  

Әйтеп үтик, һава аланы 2015-2018 һәм 2020 ел нәтиҗәләре буенча "Россиянең һава капкалары" премиясенә ия булган иде.

Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International