«Казан» халыкара аэропорты «Россиянең һава капкалары» милли премиясен яулады

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты «Россиянең һава капкалары» VIII Милли премиясенә «Иң яхшы 2021ел аэропорты» номинациясендә җиңүгә лаек булды.

Әйтергә кирәк, бу милли бәйгедә һава аланының беренче җиңүе генә түгел. 2020елда «Казан» аэропорты «Авыр йөк авиаташулары өчен иң яхшы инфраструктура проекты» номинациясендә премиягә лаек булган иде инде. Бүләкләү тантанасы бүген Мәскәүдә NAIS-2022 гражданнар авиациясе инфраструктурасы милли күргәзмәсе кысаларында узды.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты» АҖ генераль директоры Сергей Романцев экспертларга югары бәя бирүләре һәм күрсәткән хөрмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International