Red Wings авиакомпаниясе 2022 елның маенда Казаннан Анапа, Геленджик һәм Симферополь шәһәрләренә очкычлар җибәрә башлый.
Казаннан рейслар түбәндәге расписание буенча башкарыла: - Анапага 31 майдан сишәмбе һәм шимбә көннәрендә; Геленджикка 29 майдан чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә; Симферопольга 31 майдан сишәмбе һәм җомга көннәрендә булачак.
Быел җәй көне Red Wings шулай ук Татарстан Республикасының, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен Россиянең Кара диңгез курортлары белән тоташтырачак.
Май ахырында авиакомпаниянең самолетлары Анапа, Геленджик, Симферополь һәм Сочига "Бигеш" аэропортыннан очачак.
Билетлар flyredwings.com авиакомпаниясе сайтында сатыла.