Татарстанда 90 чакрымнан артык автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү планлаштырыла

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында республикада 90 чакрымнан артык автомобиль юллларын норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

Оешмалар тарафыннан төзелеш материаллары белән тәэмин итүгә килешүләр төзү буенча эш алып барыла, шулай ук юл-төзелеш техникасына һәм асфальт-бетон заводларына техник тикшерү уздырыла.

Юлларда ремонт эшләрен башкару өчен агымдагы елда 150 асфальт салу техникасы, 500 шугалак, 50 фрез һәм 45 асфальт-бетон заводы җәлеп ителәчәк.

 Әлеге чараларга республика бюджетыннан 4 328,9 млн сум акча бүленгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International