Казан - Кизнер - Казан маршруты буенча хәрәкәт итүче поезд юлында өстәмә тукталыш барлыкка киләчәк

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Пассажирларның күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча 17 февральдән башлап 804 нче чакрым тукталышында өстәмә поезд тукталышы кертелә.

6923 нче номерлы Кизнер - Казан поезды Кизнер станциясеннән 9.32 сәгатьтә кузгалып Казан станциясенә 11.47 сәгатьтә килеп җитәчәк.

804 нче чакрым тукталышында тору вакыты 1 минут тәшкил итә: 11.07 - 11.08. 

6926 нчы номерлы Казан - Кизнер поезды Казан станциясеннән 16.14 сәгатьтә кузгалып Кизнер станциясенә 20.28 сәгатьтә килеп туктый.

Тукталышта тору вакыты 1 минут тәшкил итә, 16.42 - 16.43.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе эшли)һәм https://sodruzhestvoppk.ru рәсми сайтында алырга мөмкин.

 "Россия тимер юллары Пассажирларга" мобиль кушымтасында һәм кассаларның мәгълүмат стендларында, шулай ук тукталыш пунктларында алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International