Казанда илкүләм милли юл проекты буенча агымдагы елда социаль әһәмияткә ия объектларга илтүче урамнарны төзекләндерәчәкләр

2022 елның 11 феврале, җомга

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм милли юл проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елда Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан Восход һәм Энергетиклар урамында төзекләндерү эшләре узачак.

Восход урамы буенча ремонт ясалачак юл озынлыгы 2 чакрым тәшкил итәчәк.

Ә Энергетиклар урамында - 300 метр юл ясалачак. 

Искәртеп узабыз, Восход урамында ике мәгариф учреждениесе - «94 нче гимназия» һәм «КФУ каршындагы 2 нче татар гимназиясе» урнашкан.

Энергетиков урамында «Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте» дә бар.

 Әлеге чаралар укучылар һәм аларның ата-аналары өчен уңайлы һәм имин хәрәкәт итү мөмкинлеген бирәчәк.  

2022 елда Казан агломерациясе территориясендә барлыгы 33,8 чакрым  юлны ремонтлау планлаштырыла.

 Финанслауның гомуми күләме 2,600 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан - 604,2 млн сум акча бүлеп бирү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International