Татарстан юлларында 483 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 483 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 230 машина хезмәт күрсәтте.  278 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 6 мең тонна тоз һәм 2 мең тонна тоз эремәсе тотылган.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Кар явачак. Юлларда бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көндез һава температурасы - 5-9 градус булачак.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тәүлек буе эшләүче оператив хезмәтенең (843)291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International