Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин рәислегендә Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә җитештерүдә имгәнүләрне булдырмау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
2023 елның 22 мартыннан 29 мартына кадәр Россия транспорт министрлыгы социологик сораштыру уздыра, шәһәр агломерацияләрендә яшәүчеләргә пассажир транспортында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләргә тәкъдим ителә.
“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектының “Юл хәрәкәте иминлеге” федераль проекты нигезендә 2017 ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын киметү күрсәткече каралган. 2022 елда әлеге күрсәткеч 100 мең кешегә 7,64 кеше тәшкил иткән. Агымдагы елда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарында иминлек чаралары үткәрү планлаштырыла.
Агымдагы елда интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертүгә федераль бюджеттан 224,349 млн сумм акча бүлеп бирү каралган.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында 2023 елда Татарстан Республикасында «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясе узды
2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының «Төбәк һәм җирле юл челтәре» региональ проекты кысаларында гомуми файдаланудагы региональ һәм җирле әһәмияткә ия булган 280 чакрымнан артык автомобиль юлларында төзекләндерү эшләрен башкару һәм 26 ясалма юл корылмасын норматив хәлгә китерү планлаштырыла.
2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында гомуми файдаланудагы региональ һәм җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы 280 км озынлыктагы автомобиль юлларында ремонт эшләрен башкару планлаштырыла. Шулай ук 26 ясалма юл корылмасын норматив хәлгә китерү планлаштырыла, шул исәптән 120 мең км дан артык төбәк юлларын ремонтлау күздә тотыла.
Агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасында 36 күперне торгызу эшләре планлаштырылган. Гамәлдәге 4 күперне яңабаштан төзиячәкләр, 14 күпердә реконструкция планлаштырылган, ә 18ендә - капиталь ремонт һәм төзекләндерү булачак.
Агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Түбән Кама шәһәр агломерациясендә автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү эшләре дәвам итәчәк.
Бу хакта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында сөйләде.