2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында гомуми файдаланудагы региональ һәм җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы 280 км озынлыктагы автомобиль юлларында ремонт эшләрен башкару планлаштырыла. Шулай ук 26 ясалма юл корылмасын норматив хәлгә китерү планлаштырыла, шул исәптән 120 мең км дан артык төбәк юлларын ремонтлау күздә тотыла.
Региональ һәм җирле әһәмияттәге гомуми файдалану юлларында барлыгы 57 объект яңартылачак. Бүгенгә дәүләт контрактлары барлык объектларга да төзелгән. Финанслау суммасы Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 млн 900 мең сумнан артык тәшкил итә.
Мәсәлән, Казан-Шәмәрдән, Яр Чаллы - Сарман, Апас - Тәтеш, Базарлы Матак - Мамык һәм башка юллар участоклары норматив хәлгә китереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстан юлларына «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча 11,2 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Шуларның 5,8 млрд сумы республика бюджетыннан, аларны региональ әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлауга һәм шәһәр агломерацияләренең транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерүгә җибәрәчәкләр. Федераль бюджеттан тагын 1,4 млрд сум Казан шәһәренең инфраструктурасы үсешенә китәчәк. Автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны норматив хәлгә китерү өчен 3,8 млрд сум акча җибәреләчәк, шуның 3 млрд сумы - РФ бюджетыннан һәм 7 млн сумнан артыгы ТР бюджетыннан.