2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының «Төбәк һәм җирле юл челтәре» региональ проекты кысаларында гомуми файдаланудагы региональ һәм җирле әһәмияткә ия булган 280 чакрымнан артык автомобиль юлларында төзекләндерү эшләрен башкару һәм 26 ясалма юл корылмасын норматив хәлгә китерү планлаштырыла.
Югарыда күрсәтелгән чараларны үтәүгә 10 943 млн сум акча, шул исәптән, федераль бюджеттан 4,4 млн сумнан артык һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан 6,4 млн сумнан артык финанс чаралар бүлеп бирелгән.
Юл эшләрен башкару өчен, төбәкнең уннан артык подряд оешмасын җәлеп итү планлаштырыла, алар арасында - «Татавтодор» АҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ, «Каздорстрой» ААҖ, «Волгадорстрой» ҖЧҖ, «Волга-Автодор» ҖЧҖ һәм башкалар бар.
Подрядчы оешманы сайлап алу «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла.