“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектының “Юл хәрәкәте иминлеге” федераль проекты нигезендә 2017 ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын киметү күрсәткече каралган. 2022 елда әлеге күрсәткеч 100 мең кешегә 7,64 кеше тәшкил иткән. Агымдагы елда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарында иминлек чаралары үткәрү планлаштырыла.
«Юл эшләре планын гамәлгә ашыру кысаларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча ЮХИДИ идарәсе белән килешенгән чаралар оештырылды. Республиканың 8 районында автомобиль юлларының 10 участогында 100 млн сумлык тротуарлар төзү планлаштырыла. Моннан тыш, бүгенге көнгә юл эшләре программасы кысаларында:
- торак пунктлар аша уза торган гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле автомобиль юлларында (67,5 км дан артык) 54 участокта ясалма яктырту кую;
- 10,5 км озынлыктагы тимер киртәләр (Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт һәм 3 км бер яклы юлда) урнаштыру;
- икенче дәрәҗәдәге юллар, торак пунктлар янәшәсендә, автомобиль юлларында халыкка һәм мәгариф оешмаларына хезмәт күрсәтү оешмалары янында ясалма киртәләр урнаштыру (19 район территориясендә 85 ясалма тигезсезлек урнаштыру күздә тотыла).