Милли юл проекты кысаларында 2023 елда 133 объектта төзекләндерү эшләре башкару планлаштырыла

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында 2023 елда Татарстан Республикасында «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Доклад белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин чыгыш ясады.

«Бүгенгә «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча агломерацияләрдә юллар өлешен арттыру буенча уңай нәтиҗәләргә ирешелде. 2017 елдан башлап агломерацияләр буенча тиешле нормативка туры килә торган юлларның өлеше 80,4%тан 83,2%ка кадәр артты. Агымдагы елда 133 объектта төзекләндерү эшләре башкару планлаштырыла», - дип башлады үз чыгышын Артем Чукин.

Бу - төбәк әһәмиятендәге 221,8 км юлны ремонтлау дигән сүз (Татарстан Республикасы бюджетыннан - 1,958 млрд сум), Казан агломерациясенең 37,1 км юлын ремонтлау (3,386 млрд сум, шуларның 2 млрд сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан), 22,8 км Чаллы агломерациясенең юлларын ремонтлау (1,36 млрд сум, шуларның 680 млн сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан) һәм Түбән Кама агломерациясенең 2,2 км юлларын ремонтлау (Татарстан Республикасы бюджетыннан 480 млн сум) күздә тотыла.  

Агымдагы елда күпер корылмаларын норматив хәлгә китерү эшләре дәвам итәчәк. "Республиканың 31 күперен торгызу эше планлаштырылган, 18 күпердә реконструкция планлаштырылган (4 күпер яңабаштан салыначак), ә 20 күпергә капиталь ремонт һәм төзекләндерү булачак. Барлыгы 2023 ел ахырына кадәр гомуми озынлыгы 2 мең метрдан артык булган 31 күперне файдалануга тапшыру планлаштырыла ", - дип хәбәр итте министр урынбасары. Мәсәлән, Әлмәт районында 96,2 метр озынлыктагы күперне реконструкцияләү төгәлләнәчәк, Чирмешән районында 130,3 метр озынлыктагы Олы Чирмешән елгасы аша күперне реконструкцияләү төгәлләнәчәк, ә Балык Бистәсе районында 96,4 метр озынлыктагы Шомбыт елгасы аша күперне төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк.

"Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проектын гамәлгә ашыруга барлыгы 11 167,7 млн сум бүлеп бирелде (шул исәптән, РФ бюджетыннан 4 670,4 млн сум һәм ТР бюджетыннан 6 497,3 млн сум).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International