2023 елда Татарстанда милли юл проекты кысаларында 36 күпергә ремонт ясалачак

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасында 36 күперне торгызу эшләре планлаштырылган. Гамәлдәге 4 күперне яңабаштан төзиячәкләр, 14 күпердә реконструкция планлаштырылган, ә 18ендә - капиталь ремонт һәм төзекләндерү булачак.

Ел ахырына кадәр гомуми озынлыгы 1,1 мең метр булган 30 күперне файдалануга тапшыру планлаштырыла. Мәсәлән, Әлмәт районында Кыр Зәй елгасы аша 96,2 метр озынлыктагы күперне реконструкцияләү төгәлләнәчәк, Чирмешән районында 130,3 метр озынлыктагы һәм Балык Бистәсе районында 96,4 метр озынлыктагы Шомбыт елгасы аша күперне төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк.

Барлык күперләрдә "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проектының төп бурычы булган "РОСДОРНИИ" федераль реестры нигезендә яңа һәм иң яхшы материаллар һәм технологияләр куллану планлаштырыла. Нигездә, заманча саклау һәм гидроизоляцияләү системалары кулланылачак.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда 27 күпердә ремонт эшләре башкарылган, шуларның 560 метр озынлыктагы 16 күпер эксплуатациягә кертелгән.

Билгеләп үтик, күперләр транспорт инфраструктурасының мөһим өлеше булып тора, халыкның һәм икътисадый өлкәнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү дәрәҗәсе аларның техник торышына бәйле. Шуңа күрә милли юл проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган күперләрне норматив хәлгә китерү программасы төбәктәге социаль-икътисадый хәлгә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International