Агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Түбән Кама шәһәр агломерациясендә автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү эшләре дәвам итәчәк.
Шулай итеп, Соболековская урамыннан Химиклар проспекты боҗрасына - 1,4 км озынлыктагы Вахитов проспектына капиталь ремонт ясалачак. Шулай ук Вокзальная урамына капиталь ремонт ясалачак, аның озынлыгы 0,7 км тәшкил итәчәк.
Агымдагы елда Түбән Кама агломерациясе буенча финанслауның гомуми суммасы 480 млн сум тәшкил итәчәк. Әлеге агломерация буенча 78,3% күрсәткечкә ирешү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Түбән Кама агломерациясендә автомобиль юлларының 4,6 километры ремонтланды, юл челтәренең норматив торышы 74,5 % бәяләнә.
Милли юл проектын гамәлгә ашыру максатларында 2023 елга бюджет проектында 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү каралган, шуларның 4,7 млрд сумы федераль бюджеттан.
2023 елда төп бурычлардан һәлакәтләрне киметү һәм юлларның сакланышын тәэмин итү, «Имин сыйфатлы юллар» милли юл проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү кала.