Агымдагы елда интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертүгә федераль бюджеттан 224,349 млн сумм акча бүлеп бирү каралган. Бу хакта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Әлеге акчаларга «Татарстан Республикасы транспорт системасы белән идарә итүнең бердәм платформасы» өчен җиһазлар һәм мәгълүматны яклау чараларын сатып алуны гамәлгә ашыру һәм юл хәрәкәте белән автоматлаштырылган идарә итү системасын (АСУДД) үстерү планлаштырыла. АСУДД буенча юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы булган 25 светофор объектын төзекләндерү планлаштырыла: 17 Казан агломерациясендә һәм 8 Чаллы агломерациясендә эшләр башкарылачак.