ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл төзүчеләр Казан шәһәренең Совет районында Достоевский урамындагы юл үткәргечне ремонтлый башладылар. Хәзерге вакытта күпер өслеген сүтү буенча эшләр алып барыла.


17
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Ким - Кузнечиха - Лесная Хмелевка автомобиль юлын 40,1 - 41,4 км участогында ремонтлый башладылар, аның озынлыгы 1,2 км һәм машина йөрү өлешенең киңлеге 7 метр тәшкил итә.


16
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында "Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә җитештерүдәге имгәнүләрнең торышы һәм профилактикасы турында" дигән темага киңәшмә узды.


15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан башкаласында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Совет районында Академик Арбузов урамыннан Халитов урамына кадәр 500 метр озынлыктагы һәм 4 полосалы Журналистлар урамы ремонтланачак.


12
апрель, 2025 ел
шимбә

Бүген кешенең космоска беренче очуына 64 ел тула. Бу вакыйга уңаеннан күп кенә төбәкләрдә төрле вакытта атаклы космонавтлар, Ватан космонавтикасы үсешенә һәм космоска очу белән бәйле вакыйгаларга зур өлеш керткән галимнәр хөрмәтенә аталган урамнар, парклар һәм скверлар барлыкка килде. Татарстан да искәрмә түгел. Республикада космик атамалы урамнарны илкүләм проект кысаларында тәртипкә китерәләр.


10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Ямаш авылында Ачису елгасы аша күпер реконструкцияләнәчәк. Чараны гамәлгә ашыру өчен РФ һәм ТР бюджетыннан 72 млн сум акча бүлеп бирелгән.


7
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Гадел Кутуй урамы Гвардия урамыннан алып Казан шәһәренең Совет районындагы Альберт Камалеев проспектына кадәр 1,1 км озынлыкта һәм 4 полоса киңлектә ремонтланачак.


2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елда «Тормыш өчен Инфраструктура» илкүләм проекты буенча Әлмәт районында гомуми озынлыгы 18 км дан артык булган 5 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак


26
март, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә гомуми озынлыгы 21 км дан артык булган 17 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак.


20
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе Президиумы утырышында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International